Булат Нигъмәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәүләт бүләге тантаналы рәвештә ТР Мәдәният министрлыгында тапшырылды.

“Сәхнәдә иҗат итүемә – 15 ел. Бу вакыт эчендә бик күп эш башкарылды. Еллар дәвамында башкарылган хезмәтне күргәч, бәяләгәч, димәк, юкка гына йөрмәгәнбез. Исем алу – ул популярлык белән бәйле түгел, ул – лаеклы рәвештә алынган дәүләт бүләге. Мин бик шат һәм барысына да рәхмәтле!» — дип сөйләде Булат Нигъмәтуллин.

Булатны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!