Яллар тәмле ризыклар пешерү, экспериментлар ясар өчен менә дигән көн!.?
Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов рецептлары ‼️
Гавайча аш?
Тавык итеннән шулпа кайнатабыз. Кайнап торган шулпага ярым боҗралап туралган суган һәм корея кишере салабыз. Консервыланган ананасларны шакмакларга турап, шулай ук шулпага озатабыз. Пешеп чыгарга 15 минут кала спагетти токмачы салабыз.
Шаурма ?
Тавык итен, суганны шакмаклап турыйбыз һәм табада кыздырабыз. Тоз, борыч, төрле тәмләткечләр сибәбез. Помидор, кызыл борычны турап, шулай ук кыздырабыз. Аннары корейча кишерен салабыз, ике йомырка сытабыз. Пешеп чыккач, әрмән лавашына сыр, каймак, укроп, петрушка кыяр салып, төрәбез.
Шулай как КАМАЛ театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова рецептларына да күз салыгыз‼️
Ананаслы тавык?
Тавыкны маринадлар өчен махсус соус ясыйбыз. Көнбагыш маена тоз, борыч, орегано, итальян яфраклары салып болгатабыз. Тавыкны бөтен килеш соус белән уып 15 минутка маринадларга калдырабыз. Вакыт узганнан соң, тавык эченә консервыланган ананасларны салып, мичкә озатабыз.
“Тина Канделаки” салаты??
Салат яфракларын, укроп, петрушка, кызыл борычны турыйбыз. Салат өчен каймак, йомырканың агын алып, сарымсак сытып махсус соус әзерлибез. Әрмән лавашына соусны сылыйбыз, барлык яшелчәләрне салып, өстенә уылган сыр сибеп, лавашка төрәбез. Салат янына теләгән соусны ясасагыз була?
АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН! ?
#tmtv #tmtvonline
#тмтв #тмтвонлайн
#tmtvweb