Бу атна барыбыз өчен кызу эш вакыты булды. Җырчылар да искәрмә түгел. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдинова белән Лилия Муллагалиева да мәш килеп бәйрәмнәргә әзерләнгәннәр.

 

Илсөя күп итеп пилмән һәм кәтлит эшләсә, Лилия кулдан токмачлар кисеп куйган. Моңа тамашачылар да битараф калмаганнар: берсе мактаса, икенчесе: «Бер берегез белән ярышасызмы әллә?»- дип язганнар. Ә без Илсөягә дә Лилиягә дә сокланып карыйбыз! Молодцы, кызлар!