Дилия Ахметшина тамашачыларга яңа «Сакла» дип исемләнгән җырын тәкъдим итәргә әзерләнә. Аның белән беррәттән клибы да дөнья күрәчәк дип белдерде ул. Әлеге җырга клипның съемкалары Дубайда бара. «Монда бик эссе, әмма бу съемкалар өчен бик кулай вакыт», — дип сөйләде Дилия. Клипның аерым бер сюжет булмаса да, аның концепциясе бик кызыклы икән:  мин табигатьнең төрле чагылышында булачакмын. Өч бик эпик локация, һәм дүрт кызыклы образ булдырдык, дип искәртте җырчы.

   

 

» «Сакла» җыры үз вакытын, үз моментын көтте. Хәзер мин аны тамашачыга татар эстрадасы өчен яңа формат булган, яңа яңгырашта тәкъдим итәргә әзер», дип сөйләде җырчы! Клипның премьерасын көткән арада Дилиянең фотоларына күз салыйк!