Лилия Хәйруллина төннәрен йокламый башлаган. Юк, дуслар, җырчыда йокысызлык түгел.

Ә сессия икән. Лилия бүгенге көндә казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, Салават Фатхетидинов бүлегендә белем ала: «Бер дәрескә реферат язсам, икенчесенә этюд әзерләргә кирәк. Шуңа өйдә барысыда йоклап беткәч компьютер артына утырып укый башлыйм», дип сөйләде җырчы. Лилия , барсы да яхшы булыр. Уңышлы сессия телибез сиңа!