Татар эстрадасының танылган җырчыларының берсе — Мәликә Разаковага, татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткәнлеге өчен Татарстанның атказанган артисты исем бирелде. Бу олуг исемне аңа Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Соңгы елларны Мәликә Мәскәүдә яши, күбрәк башкала сәхнәләрендә чыгыш ясый. Әмма татарлыгын беркайчан онытмый, татар җырларыннан аерылмый. Казахстанда узган «SILK WAY STAR» җыр бәйгесендә дә ул татар кызы буларак милләтебез данын яклады. Мәликәнең зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлавына инде 15 елдан артык вакыт узып киткән. Казан, Татарстан халкы аны бала вакытыннан ук хәтерлидер. Без Мәликәне әлеге зур бүләк белән тәбриклибез. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!